Күңел төшенкелеге — авыруның бер билгесе

Бөтендөнья сәламәтлек сак­­­лау оешмасы тарафыннан “Деп­рессия: әйдә сөйләшик” дигән айлык игълан ителде. Акция кысаларында рес­публикада стресс һәм депрессия халәтен кисәтүгә юнәлдерелгән төрле чаралар үткәрелә. “Табиб белән саф һавада йөрү” акциясендә катнашучылар әлеге темага үзләрен борчыган сорау­лар­ны бирә алалар. Шулай ук республиканың күп кенә оешма эшчеләре, укытучылар, студентлар һәм яшүс­мерләр бе­лән Удмуртия сәла­мәт­лек саклау министрлыгы психо­лог­лары һәм психотерапевт­лары очрашулар оештырачак.
Бүгенге көндә әле күпләр өчен ят булган “депрессия” сүзе нәрсәне аңлата? Аның белән ничек көрәшергә? Беренче билгеләре нинди? Әлеге һәм башка сорауларга Республика клиник психиатрия хастаханәсе каршындагы шифаханәнең баш табибы урынбасары Марат Рәсим улы Баһаветдинов җавап бирде.

— Марат әфәнде, депрессия авыру булып саналамы? Аны дәвалау кирәкме?
— Әлбәттә, депрессия — авыру. Башка авырулар кебек, аның да сәбәпләре, патогенез (үзәк нерв системасында матдәләр алмашы һәм баш мие матдәләренең структур үзгәрешләре) бар. Алар аркасында ниндидер билгеләр, синдромнар барлыкка килә һәм аларны дәваларга кирәк була. Депрессиянең төрләрен халыкара авырулар классификациясендә төрле критерийлар һәм шифр­лар белән тамгалыйлар. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы биргән мәгълүматлар буенча бүгенге көндә депрессив халәт вакытлыча эшкә яраксызланып, инвалидлык алу өчен төп сәбәп булып тора. Җир шарында 300 миллионнан артык кеше депрессиядән иза чигә. Шуңа күрә быел Бөтендөнья сәламәтлек көненең төп темасы “Депрессия: әйдә сөйләшик” дип атала.
— Депрессиянең билгеләре нинди һәм аны гади кәеф юклыктан ничек аерырга?
— Кеше өчен начар эмоцияләр (курку, борчылу, сагыш, хәсрәт) гадәти күренеш. Ә депрессия вакытында кешенең кәефе кызыклы хәлләр вакытында да күтәрелми, авыру көлми, уңай хисләр кичерми. Авыру күңел төшенкелегенә бирелә, эшкә барасы, аралашасы килми башлый. Кеше йөрәк, ашказаны-эчәк авыруларына зарланырга мөмкин. Әлеге билгеләр озак вакыт дәвамында саклана.
— Башка кешедә депрессия икәнлеген билгеләп буламы?
— Кешенең күңелендә нәрсә балыгын озак һәм ачык сөй­ләшүдән соң гына билгеләп була. Әгәр дә инде якыныгыз сезгә ачылып китәргә теләми икән, аның холкындагы үзгәрешләргә игътибар итәргә мөмкин. Мәсәлән, авыру кеше үз эченә бикләнә, ашаудан баш тартырга, яисә киресенчә, күп итеп ашарга мөмкин. Депрессия белән хатын-кызлар ешрак авырый. Ирләрдә исә ул агрессия барлыкка килә. Шулай ук күп очракта депрессия алкоголизм башлануга этәргеч була. Балаларның холыкларында үз­гәрешләр күренә.
— Депрессия белән ничек көрәшергә, нинди белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк?
— Депрессия — психологик авыру. Шуңа күрә аны дәвалау белән психиатрлар һәм психотерапевтлар шөгыльләнергә тиеш. Удмуртиядә бүгенге көндә һәр районда да махсус белгечләр бар. Шунысын да әйтеп узарга кирәк: республика хастаханәсенең терапия бүлегендә дәваланучы авыруларның 20%ында, учас­ток табибына мөрәҗәгать иткән­нәрнең 47% ында депрессия булуы ачыклана. Шуларның 8% ки­чекмәстән табиблар ярдәменә мохтаҗ була. Дәвалану нәтиҗәсез булган очракта авыруларны махсус белгечләр булган диспансерларга җибәрәләр. Алар Глазов, Можга, Сарапул һәм Воткинск шәһәрләрендә бар. Ижауның Республика клиник психиатрия хастаханәсендә авыруларны мөрәҗәгать иткән көнне үк кабул итәләр. Әлеге авырудан дәваланучылар психик авыру дип исәпкә куелмыйлар. Шуңа күрә белгечләргә вакытында мөрәҗәгать итүдән куркырга кирәкми.
— Депрессияне дарулардан башка дә­валап буламы?
— Барысы да авыруның никадәр тирән булуыннан тора. Иң беренче чиратта психотерапия (ә моны бары тик табиб­лар башкара) алымнарын куллану кирәк. Шулай ук кешенең йокы һәм эш режимы, ашау рәвеше дөрес булырга тиеш. Спорт белән шөгыльләнү, аралашу да депрессияне дәваларга ярдәм итә. Авыру кеше сезнең белән турыдан-туры сөйләшергә теләми икән, аның белән яхшы, матур фикерләр тудыра торган әйберләр турында гына аралашырга тырышыгыз. Ә даруларны исә бары тик табиб кына билгели.
— Депрессив халәтне бил­геләү өчен махсус тестлар бармы?
— Иң беренче чиратта авыруны билгеләү өчен клиник сөйләшү, аралашу кирәк. Кайчагында дөрес диагноз кую һәм дәвалау билгеләү өчен бу алым да җитә. Махсус тестлар да бар. “ПсихиатрияУдмуртии.рф” сайтының “Депрессия: әйдә сөйләшик” бү­легендә психоэмоциональ стресс һәм депрессия дәрәҗәсен билгеләү өчен тестлар бар. Аны һәр кеше үзлегеннән үтә ала. Шулай ук әлеге сайтта үзегезне борчыган сорауларыгызга җа­вап таба, дәвалану турында мәгълүмат алырга була.
— Файдалы һәм кызыклы әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт!

Әңгәмәне Эльвира Хуҗина алып барды.